Әгерҗе шәһәрендә “Ел психологы - 2024” һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды

2024 елның 15 марты, җомга

Чара барышында педагог-психологлар өч конкурс сынавы узды


Әгерҗедә 6 нчы балалар бакчасы базасында "Ел психологы - 2024" республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.

Чара барышында педагог-психологлар өч конкурс сынавы узды: визитка, мастер-класс һәм һөнәри эшчәнлеккә характеристика.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Әгерҗе шәһәренең 4 нче урта мәктәбе педагог-психологы Наталья Серебрянникова җиңүче булды. Призёрлар дип 2 нче мәктәпнең педагог-психологлары Нурмехаметова Светлана һәм Әгерҗе районы ПМС МС җитәкчесе Е.А.Малыгина танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International