Аны "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, комиссия рәисе, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов үткәрде.
Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру йомгаклары, коррупциягә каршы көрәш чараларының нәтиҗәлелеге һәм муниципаль коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру, муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең һәм аның белән эш итүнең финанс дисциплинасы һәм билгеләнгән тәртибе үтәлешен тикшереп торуны тәэмин итү, Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеге турында мәсьәләләр каралды.