Әгерҗедә 76 млн сумлык балалар бакчасы ремонтланачак

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Капиталь ремонт барышында төзүчеләр түбә, эчке инженерлык системалары, санузеллар, тәрәзә-ишекләр алыштырачак, фасад яңартылачак һәм бакча территориясен өлешчә төзекләндерәчәкләр


Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Әгерҗе шәһәрендә 1нче "Алтын ачкыч" балалар бакчасына гомуми суммасы 76 млн сумнан артык булган капиталь ремонт эшләре алып барыла, бу хакта район башлыгы Ленар Нургаянов үз социаль челтәрләрендә яза.

Капиталь ремонт барышында төзүчеләр түбә, эчке инженерлык системалары, санузел, тәрәзә-ишекләр алыштырачак, фасад яңартылачак һәм бакча территориясен өлешчә төзекләндерәчәк, дип хәбәр ителә. 

Район башлыгы кушуы буенча, балалар һәм ата-аналар яңа уку елын уңайлы шартларда башлап җибәрә алсын өчен, барлык эшләр дә август ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International