Бәйрәм көнендә Әгерҗедә республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды тантаналы төстә ачылды

2024 елның 30 августы, җомга

Эшләр кысаларында күпфатирлы йорт ишегалдында юл өслеген салу, тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту эшләре башкарылды, яңа эскәмияләр, чүп савытлары куелды һәм балалар мәйданчыгы җиһазланды.


Бүген Әгерҗе бөтен республика белән Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итә. Бу әһәмиятле көнне шәһәрдә яңа объектлар ачылды.

Шуларның берсе - М.Горький №2а урамында яңартылган ишегалды, ул "Безнең ишегалды" республика программасы буенча төзекләндерелгән. Бу йортта кешеләр бер зур гаилә белән яшиләр. Бу җыйнак ишегалдында җыелып, алар яңалыклар һәм файдалы киңәшләр белән уртаклашалар. Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә - бу туган шәһәренә, үз урамына һәм йортына зур мәхәббәт.

Эшләр кысаларында күпфатирлы йорт ишегалдында юл өслеген салу, тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту эшләре башкарылды, яңа эскәмияләр, чүп савытлары куелды һәм балалар мәйданчыгы җиһазландырылды.

Халык исеменнән "Альфа" ТИҮ рәисе Илнар Закиров мөрәҗәгать итте.

- Бүген шундый бәйрәм һәм кояшлы көндә республика җитәкчелегенә Рәис Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов йөзендә "Безнең ишегалды" дигән мөһим программаны гамәлгә ашырганы өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең ишегалдына бу программага эләгү һәм нәтиҗәдә яңартылган һәм уңайлы ишегалдын алу бәхетенә ирешүебезгә без бик шат, - диде Илнар Хәмитович.

Ачылу тантанасыннан соң ук йортта яшәүчеләр чакырылган кунаклар белән бергә территорияне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә керештеләр, ишегалды бизәге һәм дустанә яшәү символы булачак яшь чыршылар утырттылар. 

Татарстанның ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча "Безнең ишегалды" программасы 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләтеп җибәрелде. "Безнең ишегалды" программасы гамәлгә кергәннән бирле Әгерҗе районында 27 ишегалды төзекләндерелде, шуларның 14 е шәһәрдә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International