Бөтендөнья сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм кулланучыларның сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр белән тотрыклы кызыксынуын формалаштыруга, үзебезнең предприятиеләрне һәм оешмаларны заманча дөньякүләм тенденцияләрне исәпкә алып чыгарыла торган продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне камилләштерүгә стимуллаштыруга ярдәм итә.
Продукциянең сыйфаты, «кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 4 статьясындагы нигезләмәләрдән күренгәнчә, аңа кулланучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерү сәләтен бирә торган үзлекләр җыелмасыннан гыйбарәт.
Сыйфатлы продукция мәҗбүри таләпләргә, килешү шартларына туры килергә, сатып алына торган максатларда файдалану өчен яраклы булырга, үрнәк яисә тасвирламага туры килергә тиеш.
Шуңа күрә дәүләт тарафыннан сыйфат мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Роспотребнадзор даими режимда куллану продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын контрольдә тота, таләпләрнең үтәлешен тикшерә