Шул ук вакытта күчемсез милек объектларына нотариаль документлар буенча хокукларны теркәү срогы кимендә бер көн тәшкил итә
Татарстан Росреестры 2024 елның 10 аенда Идел буе федераль округы буенча нотариуслардан мөрәҗәгатьләрне теркәү буенча лидерлар рейтингын җитәкләде.
Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы мәйданчыгында узган «түгәрәк өстәл»дә яңгырады. Эшлекле очрашу вакытында Татарстан Росреестрының һәм күчемсез милекне теркәү өлкәсендә нотариаль берләшмәнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Агымдагы елда төбәк Росреестрына нотариуслардан электрон рәвештә 88,5 мең мөрәҗәгать килгән, бу гомуми санның 94% ын тәшкил итә. Татарстан Росреестры вәкилләре билгеләп үткәнчә, документларны электрон рәвештә Росреестрга җибәрү 2019 елдан башлап (мирас хокукы турында таныклык һәм милек хокукы турындагы таныклыклар өлешендә, №338-ФЗ) нотариуслар өчен мәҗбүри булган. Моннан тыш, нотариаль рәвештә хокукларны теркәүне тизләтү һәм оптимальләштерү өчен