Быелдан башлап сертификат хуҗалары ана капиталы акчасын йорт (йорт яки блокланган төзелеш йорты өлешләре) сатып алуга алыначак торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак бинага куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булган очракта гына файдалана алалар. Мондый документны составында торак инспекциясе, Роспотребнадзор һәм башка ведомстволар вәкилләре кергән ведомствоара комиссияләр бирә. Аларның бурычлары - бинаның тиешле таләпләргә һәм нормаларга туры килүен бәяләү. Төзелеш корылмаларының техник торышы, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта эвакуация мөмкинлекләре һәм башка характеристикалары бәяләнә.
Ана капиталын кулланып сатып алына торган күчемсез мөлкәт буенча уңай бәяләмәне район администрациясендә алырга мөмкин. Шуннан соң сертификат хуҗасы комиссиянең рәсмиләштерелгән бәяләмәсе белән социаль фондка мөрәҗәгать итә һәм сертификат акчасын файдалану турында гариза бирә. Мондый тәртип яшәү өчен яраклы булмаган торакка дәүләт ярдәмен куллануны тыярга мөмкинлек бирәчәк.
“Без ана капиталын файдалану процессын гаиләләр өчен мөмкин кадәр үтә күренмәле һәм куркынычсыз итәргә омтылабыз. Торак бәясенә яңа таләпләр дәүләт акчаларын сыйфатсыз яки яшәү өчен яраксыз торакка сарыф итү фактларыннан качарга ярдәм итәчәк. Бу - гаиләләр һәм балалар мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә мөһим адым”, - дип билгеләде Татарстан Республикасы социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Без йорт сатып алу өчен ана капиталын кулланырга карар кылгач, мин әлеге процесс катлаулы булыр дип борчылдым. Ләкин барысы да шактый гадирәк булып чыкты. Торакның торышы турындагы бәяләмәне без тиз алдык, ә гаризаның электрон вариантта бирү минимум вакытны алды. Мәгълүматларның автомат рәвештә тулуы бик уңайлы - бу артык мәшәкатьләрдән арындыра,” - дип сөйләде Казаннан өч бала әнисе Алинә Галимова.
Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, торак мәсьәләләрен хәл итү ана капиталыннан файдалануның иң ихтыяҗлы юнәлеше булып кала, шуңа күрә аны уңайлырак һәм куркынычсызрак итү юнәлешендә әледән-әле яңалыклар кертелә. Узган елдан, мәсәлән, "Дәүләт хезмәте" аша йорт яки фатир сатып алуга гариза бирү гадиләштерелде. Ата-аналарга күчемсез милек турындагы мәгълүматларны кулдан кертергә кирәкми, чөнки порталда социаль фонд сервисы хәзер бөтен кирәкле мәгълүмат автомат рәвештә тартыла торган Росреестр сервислары белән интеграцияләнгән. Торак объектлар турында мәгълүматны автоматлаштырган режимда тутыру гаризада хаталарны булдырмаска ярдәм итә һәм мөрәҗәгатьне формаль сәбәпләр буенча кире кагу очрагына юл куймый.
Гаиләләргә уңайлы булсын өчен Россия Социаль фондның Татарстан бүлеге шулай ук банклар белән хезмәттәшлек итә, хәзер банкларда кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта ана капиталыннан файдалану турында гариза да бирергә мөмкин. Фонд мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында кредит оешмасыннан барлык мәгълүматны ала, болай эшләү ата-аналарны документлар тапшыыру мәшәкатьләреннән азат итә.
Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассники
Telegram