Дәүләт Думасы икенче укылышта тугызынчы сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенең яңа тәртибен күздә тоткан закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Инициатива Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен кирәкле һөнәри кадрларны киләчәктә дә формалаштыру өчен техникумнарга һәм көллиятләргә керүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән. Дәүләт Думасында икенче укылыш барышында 43 төзәтмә каралды. Пилот проекты гамәлгә ашырылачак төбәкләр санының 12 гә кадәр артуы мөһим. Уңай нәтиҗәләр очрагында бу тәҗрибә бөтен Россия буенча таралачак".