3 курс студенты Денис Черницын Панкратион буенча чемпионатта һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә икенче урынны яулады, дип хәбәр итә "Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте".
2-5 мартта Йошкар-Олада (Марий Эл Республикасы) үткән ярышлар Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән - Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь краеннан һәм кайбер өлкәләрдән 1000нән артык спортчы катнашты.
Денис 77 кг үлчәү категориясендә чыгыш ясады һәм югары осталык күрсәтте. Аның үҗәтлеге һәм максатчанлыгы аңа көмеш медаль генә түгел, ә Россия чемпионатына юллама да китерде (Новосибирск, 1-5 май).
Денисны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аңа бөтенроссия ярышларында уңышлар телибез!