Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс башланды.
Конкурсның заявка кампаниясе 2025 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен заявканы түбәндәге сайтта бирергә була: https://atmrt.ru/youngassistant. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россиянең яшь гражданнары катнаша алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурс яшьләр арасында һәм Интернет челтәрендә экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау белән шөгыльләнүче, шулай ук куркынычсызлык һәм профилактика өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырырга сәләтле яшь лидерларның командаларын формалаштыруга юнәлтелгән. Конкурс узган вакытта конкурсантларда алга таба эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле белем һәм компетенцияләр формалаштыручы уку үткәреләчәк.