2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
«Электрон сертификат – ул гражданнарга тернәкләндерү һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Сертификат банк картасы тәртибендә эшли: товар өчен гади сәүдә нокталарында да, онлайн-кибетләрдә тиз арада бернинди тоткарлыксыз түләп була», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бүген сертификатлар ярдәмендә, заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп, 300 дән артык төрле тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин.
Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, сертификатны инвалидлыгы булган кешеләр, произвдствода зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар рәсмиләштерә ала. Сертификатта аның гамәлдә булу вакыты, сертификат ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең төрләре һәм саны турында мәгълүмат бар, шулай ук тернәкләндерү чарасының кеше өстәмә акча сарыф итмичә гына түләргә тиешле максималь бәясе күрсәтелгән.
Электрон сертификатның тагын бер уңайлылыгы: гражданнар аны рәсмиләштерүгә гаризаны өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар. Россия Социаль фонды сайты каталогында мөстәкыйль рәвештә кирәкле техник тернәкләндерү чарасын сайларга, аның бәясен белергә, электрон сертификатларны түләүгә кабул итүче кибетләрнең җитештерүчесен һәм адресларын ачыкларга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш электрон сертификатны рәсмиләштерүгә гаризаны Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлекләренең һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Иң мөһиме: сертификат алу өчен гражданнарның «Мир» түләү системасының банк картасы булырга тиеш. Гариза биш эш көне эчендә карала, ә кабул ителгән карар турындагы хәбәрнамә мөрәҗәгать итүчегә өч эш көне эчендә җибәрелә.
Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассники
-Telegram