Татарстанда чит ил гражданнарының гаебе буенча һәлакәтләрне профилактикалау максатында 2025 елның 4 мартыннан 13 мартына кадәр «Чит ил машина йөртүчесе» оператив-профилактик чарасы уздырыла, аның барышында Россия Федерациясе территориясендә законсыз урнашу (хезмәт эшчәнлеген башкару) фактларын ачыклау максатыннан халыкара йөк һәм пассажир ташуны гамәлгә ашыручы транспорт чараларына бердәм тикшерүләр үткәреләчәк, дип хәбәр итә ";
Барлык чит ил машина йөртүчеләре агымдагы елда эшләтеп җибәрелгән контрольдә тотучы затлар реестры аша тикшереләчәк.
Эш бирүчеләргә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә, шул исәптән мәгариф хезмәткәрләренә, чит ил гражданына хезмәт күрсәткәнче яки аны эшкә урнаштыру турындагы мәсьәләне караганчы, заказчы яки потенциаль хезмәткәр турындагы мәгълүмат белән танышырга кирәк.
Контрольдәге затлар реестрына кертелгән кешеләргә хезмәт күрсәткән өчен административ җәза каралган.