Үткәннәрне саклап калып - киләчәкне булдырабыз!

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Әгерҗе районы тарихы музее халыкка архив материаллары: фото, видео, биография, истәлекләр һәм элек бастырылмаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында уникаль мәгълүмат җиткерүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Әгерҗе районыннан фронтка 14042 кеше киткән. Кызганычка каршы, архивларда күп мәгълүмат юк. Шул сәбәпле сугышта катнашучыларның барысы да Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрдә һәм юлларда мәңгеләштерелмәгән.

Бу Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан гаять мөһим һәм актуаль.

Геройлар истәлеген саклыйк!

 Музейда мәгълүмат җыю түбәндәге адрес буенча алып барыла: Саетова ур., 8а йорт. Электрон почта muzei.agryz@yandex.ru. Белешмәләр өчен телефон: 2-27-57.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International