Әгерҗедә «Йолдызлык - Йолдызлык 2025» XXV ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең гала-концерты узды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Яшьләр министрлыгы ярдәмендә Рәис Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза.
Әгерҗе фестивалендә 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге иҗади коллективлар да, вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хореография, конферанс номинацияләре буенча эстрада жанрында чыгыш ясаучылар да катнашты.
Йомгаклау гала-концертында катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Беренче һәм икенче урыннар призерлары районыбызны зональ этапта тәкъдим итәргә Актанышка барачак.