Әгерҗе районында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы дәвам итә.
Районда барлыгы 108 ветеран медальләр алачак.
Мондый очрашулар якташларыбызның батырлыгын искә төшереп кенә калмый, бәлки буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, илебезнең героик үткәне турында истәлек саклый.