Шәһәр территориясендә кар чистарту һәм чыгару эшләре дәвам итә

2025 елның 14 марты, җомга

Шәһәр территориясендә кар чистарту һәм чыгару эшләре дәвам итә. Узган атнада шәһәр территориясеннән барлыгы 5000 кубометр кар чыгарылган.

Көн саен шәһәр территориясен, йорт яны территорияләрен, балалар мәйданчыкларын, парк һәм скверларны кардан чистарту эшләре алып барыла.

Подвалларны су басу булмасын өчен, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин яңгыр суларын һәм су агызу каналларын чистарту эшен көчәйтергә кушты. Күпфатирлы йортларның ишегалларында «Хәлим» крестьян-фермер хуҗалыгы эшчеләре отмостка чистарту эшенә керештеләр инде, «Төзелеш идарәсе» МУП шулай ук шәһәр буенча су үткәрү канатларын чистарту эшен көчәйтергә кирәк.

Идарәче компания алдында күпфатирлы йортларның түбәләрен контрольдә тотуны көчәйтү бурычы тора. Барлык милек формасындагы учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә шулай ук биналар, су үткәрү канатларын чистарту, үз территорияләрендә су басудан качу өчен кар казу эшләрен башкарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International