“Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы” республика фестиваленең зона этабында катнашучыларны ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, муниципаль район башлыгы Ленар Нургаянов һәм жюри әгъзалары сәламләде.
- Традицияләр һәр гаиләнең аерылгысыз өлеше булып тора. Алар безне үзенчәлекле һәм уникаль итә. Гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлау һәм үз традицияләрен буыннан-буынга тапшыру өчен мондый конкурслар үткәрү бик мөһим, - дип билгеләде Ленар Фәридович.
Конкурсның мөхтәрәм кунаклары билгеләп үткәнчә, гаилә кешедә иң кыйммәтлесе, һәм барлык катнашучыларга да уңышлар теләделәр.