Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә Казанда сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
"Эш төркеменең чираттагы киңәшмәсен, традиция буенча, министр кабинетларында түгел, ә җитештерүдә уздырдылар. Бу юлы «Химград» технополисы резидентларының берсе - сыгылмалы төргәкләү материаллары һәм полимер пленкалар җитештерүче «Данафлекс-НАНО» ҖЧҖ мәйданчыгында. Компания берничә субсидия һәм ташламалы заем алучы булып тора, һәм без Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәттәшләре белән үзебезнең предприятиеләр үсеше өчен дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелегенә ышандык», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.