Ольга Еремина җитәкчелегендәге "Надежда" социаль үзәктә эшләүче хезмәткәрләр беркетелгән территорияне җыештыру буенча өмә үткәрделәр!
Чисталык һәм тәртип урнаштырдык!
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.
Субботникларны апрельне дә көтмичә оештырырга кирәк, кар төшкәч, авыл җирлекләрендә, хосусый секторда, МКД ишегалларында, учреждениеләргә, сәүдә объектларында һәм күпләп ял итү урыннарында тәртип урнаштырырга кирәк. Район башлыгы Ленар Нургаянов шундый йөкләмә бирде.
Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны һәм рөхсәтсез чүплекләрне ачыклау буенча административ комиссия эшчәнлегенә аерым игътибар биреләчәк.