Әлмәтнең коммерцияле булмаган оешмалары игътибарына!

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә.

Дәүләт хезмәтен алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар мөрәҗәгать итүче шәхсән үзе (аның вәкиле) тарафыннан Идарәгә түбәндәге адрес буенча тапшырыла: 420059, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 124 йорт, шулай ук почта аша яисә электрон документлар рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын да кертеп (www.gosuslugi.gov.ru) файдаланып җибәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International