Төп тема - күчемсез милек өлкәсендә закон яңалыклары.
Татарстан Росреестры ТР риелторлар гильдиясе белән берлектә ВКонтактеда (https://vk.com/rosreestr16) күчемсез милек базарында катнашучылар өчен туры эфир уздырачак.
Билгеле булганча, Росреестр инициативасы буенча күчемсез милек өлкәсендә шактый күп федераль законнар кабул ителә. Кайбер мөһим законнар узган ел ахырында да кабул ителде, шулай ук 2025 елның 1 мартыннан диярлек үз көченә керде. Аларның иң актуальләре буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 1 нче номерлы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт кадастр исәбе һәм дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Алсу Сафина бирәчәк.
Туры эфирның модераторы сыйфатында ТР риелторлар гильдиясе Вице-президенты Руслан Садреев чыгыш ясаячак.
Барлык кызыксынучы затларны 14.00 сәгатьтә онлайн трансляциягә кушылырга чакырабыз. Әгәр дә сезнең әлеге тема буенча сорауларыгыз бар икән, сез аларны хәзер үк безгә мессенджерга җибәрә аласыз.