Әгерҗе районында Әгерҗе урманчылыгы һәм Әгерҗе урман хуҗалыгы эшенә йомгаклар ясалды

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әгерҗе шәһәрендә хакимият бинасында “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ һәм “Әгерҗе урман хуҗалыгы” ТР ДБУнең 2024 елдагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Ленар Нургаянов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Докладлар белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе, урман остасы Виолетта Красноперова чыгыш ясады.

Утырыш барышында узган елда урман культуралары, урман яклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәләре каралды һәм 2025 елның 2 кварталына бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров тармак оешмалары белгечләренә югары һөнәри осталыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Алдагы чорга беренче чираттагы бурыч - урман культуралары һәм янгын куркынычы янаган чорга сыйфатлы әзерлек. Урман янгыннарын булдырмау өчен барлык мөмкин булган чараларны күрергә кирәк”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International