Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге халыкны чакыра

2025 елның 21 марты, җомга

2025 елның 24 мартыннан 04 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясенең беренче этабы уздырыла.

Акциянең максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда җәмәгатьчелекне җәлеп итү, килгән мәгълүматны җыю һәм тикшерү, наркотикларга бәйле затларны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү һәм консультацияләр бирү.

Акция барышында полиция бүлеге Әгерҗе районы һәм Әгерҗе шәһәре халкына гражданлык позициясен белдерергә һәм 2-25-41 телефон дежур часте, аноним 2-17-37 телефоны аша наркотик матдәләр куллану һәм тарату урыннары турында хәбәр итәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International