27 март көнне Казанда "Тере классика" Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы узды.
Район данын Красный Бор мәктәбеннән сәләтле балалар - Самат Сөләйманов, 4нче мәктәптән Ульяна Чевакина һәм 2нче мәктәптән Самат Садыйков яклады. Барлык катнашучылар да, үзләренең осталыгын һәм әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар.
Әмма фортуна 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Самат Садыйковка елмайды. Ул төбәк этабында җиңүче булды һәм атаклы "Артек"ка юллама алды, анда безнең республиканы конкурс финалында тәкъдим итәчәк.