Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов халыкны яңа теннис үзәге ачылу белән котлады

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Ул массакүләм спортны үстерүнең һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкны колачлау әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук Үзәк районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, өстәл теннисын үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. 

Яңа үзәк заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, монда өстәл теннисын балалар һәм өлкәннәр арасында популярлаштыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Проект сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итүгә, спорт инфраструктурасын үстерүгә һәм булачак чемпионнарны әзерләүгә юнәлтелгән.

Татарстан җитәкчелеге традицион рәвештә спортны үстерүгә һәм аны алга җибәрү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Әлеге эшнең системалылыгы турында өч яшьтән 75 яшькә кадәрге республика халкының 63 %ка якыны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүе сөйли. Бу күрсәткеч Россиядәге уртача дәрәҗәдән шактый югары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International