"Әгерҗе-кино" һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары активистлары белән бергә, кыштан соң үз оешмаларына якын территорияләрне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыктылар.
Өмә рухы теләсә кайсы коллективны якынайта. Үзеңнең туган шәһәреңә, яшәгән һәм эшләгән урынга катнашыңны аңлау күңелле. Өмә күңелле һәм яхшы кәеф атмосферасында узды.
Исегезгә төшерәбез, Әгерҗедә һәр хезмәт коллективына өмә үткәрү өчен шәһәр урамнарының аерым участоклары беркетелгән. Кызганычка каршы, "өмәгә чыгу" чакыруына барлык предприятиеләр дә җавап бирмәде. Икенче тапкыр Әгерҗедәге санитар хәлне яхшыртуга өлеш кертергә теләүчеләр күбәер дип өметләнәбез! Барлык кешеләрдән өмәгә чыгуларын һәм үзләренең йорт яны территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Тирә-юньдә чисталык һәм тәртип һәрберебезгә бәйле бит!