Спорт берләштерә, хезмәт коллективларын берләштерә!

2025 елның 4 апреле, җомга

ТР Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Эльвира Закирова әгерҗелеләрне "Хәрәкәт" өстәл теннисы үзәгенә чакыра, анда иртәгә Хезмәт коллективлары арасында Спартакиада кысаларында өстәл теннисы һәм дартс буенча ярышлар узачак.
 

 Спорт, физик культура, спорт рухы - болар барысы да безнең хезмәт коллективларын берләштерә, ныклы, бердәм команда формалаштыра. Сәламәт яшәү рәвеше ул һәрвакыт гүзәл, сугышчан кәеф! Тагын шунысы мөһим, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. Мондый ярышлар - хезмәткәрләр өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне башлап җибәрү яки дәвам итү, үзләрен яхшы формада тоту өчен менә дигән мөмкинлек. Теләсә нинди яшьтә!, - ди Эльвира Маратовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International