Газны Рус Шаршады авылына җибәрәбез

2025 елның 4 апреле, җомга

Авыл халкы моны 35 ел көтте! Узган ел гражданнарны шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать иткәннән соң, без оператив рәвештә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ адресына хат юлладык. Мәсьәләне уңай хәл итә алдык.

60 кеше яшәүче бу авылда барлыгы 1800 метр газүткәргеч сузылачак. Эшләр график буенча бара.

Барлыгы Әгерҗе районында газификация программасы кысаларында газ кертүгә 406 заявка бирелгән, газлаштыруга 374 килешү төзелгән, 354 участок чикләренә торба сузылган, 277 йортка газ тоташтырылган.
 
Эшне дәвам итәбез!

@lenarnurgaynov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International