Авыл халкы моны 35 ел көтте!

2025 елның 4 апреле, җомга

Кучуково авыл җирлегенең Рус Шаршады авылына газ кертә башладылар!

Бу хакта социаль челтәрләрдә район башлыгы Ленар Нургаянов хәбәр итте.
 

Узган ел гражданнарны шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать иткәннән соң, без оператив рәвештә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ адресына хат юлладык. Мәсьәләне уңай хәл итә алдык. Барлыгы 60 кеше яшәгән бу авылда 1800 метр газүткәргеч сузылачак. Эшләр график буенча бара. Әгерҗе районында газ кертү программасы кысаларында 406 гариза бирелгән, газлаштыру өчен 374 килешү төзелгән, торбалар 354 участок чигенә тоташтырылган, 277 йортка тоташтырылган. Эшне дәвам итәбез! - диде Ленар Фәридович.

Исегезгә төшерәбез, хөкүмәт 2025 елда социаль газлаштыру программасы кысаларында гражданнарга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International