Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Әгерҗе шәһәренең 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйззәтуллина Эльвира Дарселевна бүләкләнә, ул “Россия-2025 ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсында “Туган тел белән тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе” номинациясендә 3 урынны яулады
Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” әсәре буенча хәйрия спектаклен күрсәткән өчен, СВО катнашучыларына ярдәмгә Исенбай урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп директоры һәм спектакльнең турыдан-туры катнашучысы Муллануров Илфат Фәтхелбаян улы йөзендә иҗади коллективы бүләкләнә.
Чын күңелдән котлыйбыз, иҗади илһам һәм алга таба уңышлар телибез!