Консультатив, гамәли һәм методик ярдәм күрсәтү, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү максатларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклап калу буенча ресурс үзәге» ДБУ белән берлектә муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен күчмә семинар - практикум үткәрә.
Мондый очрашу бүген Менделеевскида уза.
Әгерҗе районы делегациясе семинар эшендә актив катнаша.