Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында» канунына педагогик хезмәткәрләргә өстәмә һөнәри белем бирү сыйфатын арттыру өлешендә үзгәрешләр кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Интернет-ресурслар тәкъдим иткән укытучыларны яңадан әзерләү бөтен таләпләргә җавап бирә алмый - бу хакта педагогик бергәлек үзе сигнал бирә».
Экспертлар бәяләвенчә, 2023 елда педагогик хезмәткәрләрне яңадан укыту буенча хезмәтләр 7 меңгә якын оешма башкарган. Аларның 15% ы уку яки фәнни үзәк статусына ия түгел. Дистанцион формада 155 мең яңа әзерлек курслары һәм 38,7 мең квалификация күтәрү программасы оештырылды, бу гомуми күләмнең яртысыннан артыгын тәшкил итә.