Сатучы-консультант һөнәре кешеләр белән аралашырга яраткан, аларга ярдәм итәргә һәм үз хезмәтенең конкрет нәтиҗәләрен күрергә әзер булган кешеләрне җәлеп итә. Бу эш чыннан да рәхәтлек китерергә мөмкин. Сатучы эшенең төп өлешен сатып алучы белән аралашу тәшкил итә. Сатучы нәрсә генә түгел, ничек сөйләве дә мөһим: Нинди интонация белән, никадәр грамоталы һәм ышанычлы.
Ә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үз грамоталылыгын ныгыту өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен, Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен аңлатып, күчмә чаралар үткәрәләр. федерациянең 31.12.2020 ел, №2463
Моннан тыш, сатучы кулланучылар бәхәсләрен суд тикшерүенә кадәр җиткермәс өчен товарда ачыкланган җитешсезлекләр, башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) мәсьәләсе буенча сатып алучылар белән конфликтлы хәлләрне карау механизмын белергә тиеш.
Килеп туган очракта 8(8552)71-43-03 номеры буенча «кайнар линия» телефонына мөрәҗәгать итәргә була.
Яр Чаллы территориаль органы
Татарстан Республикасы Дәүләт Алкоголь Инспекциясе