«Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 2025 елның 10 апрелендәге 212 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 14 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чарасы 2 мәртәбә арттырылды:
гражданнарга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;
вазыйфаи затларга - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 60 меңнән алып 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга - 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.