Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм ТЧЭ локомотив депосы яшьләр советы активистлары ярдәмендә Гражданнар сугышында һәлак булганнарга багышланган мемориал территориясе яңадан чисталык белән балкый.
15 апрельдә ТЧЭ-15 локомотив депосының яшьләр советы активистлары (рәисе Эрик Сапожников һәм урынбасары Артур Лотфрахманов) Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре белән Гражданнар сугышында һәлак булучыларга багышланган мемориал территориясендә масштаблы җыештыру уздырганнар, дип хәбәр итә "Яшьләр үзәге".
Бу һәйкәл - борынгы бабаларыбызның фаҗигале вакыйгаларын һәм каһарманлыкларын хәтерләткән изге урын.
Яшь әгерҗелеләр, инвентарь белән коралланып, территорияне чүп-чардан чистарттылар, һәлак булганнарның хәтеренә хөрмәт йөзеннән яшел үсентеләр утырттылар.
Без Әгерҗе халкына мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез безнең һәйкәлләргә сакчыл караш, тарихыбызны хөрмәтлик һәм үткәннәрне хәтерләүче урыннарда тәртип саклайк!
Без бергә киләчәк буыннар өчен мирасны саклап кала алабыз!