Бу хакта муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов белдерде.
"Һәр язны һәм көзне Әгерҗедә кимендә 1000 яшел үсенте утыртачакбыз. Барлыгы биш ел эчендә 10 000 агач һәм чәчәк атучы куак утыртылачак. Без Әгерҗе матур, уңайлы булсын дип телибез. Халык та бу программаның кирәклеген аңлый. Бу эшләрне шәһәр активы белән берлектә үткәрәчәкбез!" - дип билгеләп үтте Ленар Фәридович.
Бу атнада ук шәһәр территориясендә нарат, каен, чыршы һәм миләш үсентеләре утырту башланачак.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында чаралар Гоголь урамындагы балалар поликлиникасы каршында, Маяковский урамындагы 3, 12, 14, 16 йортларда, Чайковский урамындагы Чайковский урамындагы 16нчы йортларда, Ометов урамындагы "Олимп" СОК каршындагы колледж белән янәшә, тротуар буйлап Энгельс урамындагы 6 нчы бакчага кадәр, "Безнең ишегалды" программасы буенча төзекләндерелгән 47а торган Заводская урамындагы 4 нче балалар бакчасы янында узачак.
Әлеге эш дәвам итәчәк.