Әгерҗе районында ел саен “Мәдәният салават күпере” фестивале уза

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында ел саен “Мәдәният салават күпере” фестивале уза. Быел ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана!

Бу хакта үзенең ТГ-каналында район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев хәбәр итә:


"Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре үзешчәннәре тамашачыларга үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәтәләр. Фестиваль үзенә махсус хәрби операциянең хәрби хезмәткәрләре каһарманлыгына багышланган театральләштерелгән тамашалар, биюләр, җырлар, күргәзмәләр үз эченә ала.

29 апрель көнне Әгерҗедәге район мәдәният йорты сәхнәсендә гала-концертта иң матур чыгышлар ясалачак", - дип хәбәр итә Илфат Ильясович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International