Кибетләрдә сатып алганда, медицина, Торак-коммуналь, Мәгариф һ.б. хезмәтләрдән файдаланганда, яисә эшләрне башкаруга килешүләр төзегәндә, без барыбыз да кулланучылар булып торабыз.
Кулланучыларның хокуклары бар, аларны белергә, алардан файдалана һәм яклый белергә кирәк.
РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы Законы нигезендә
Кулланучы-заказ бирергә яисә сатып алырга нияте булган йә заказ бирүче ,товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) бары тик шәхси, гаилә, өй һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен генә сатып алучы яисә файдаланучы граждан.
Үз ихтыяҗлары өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алучы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр кулланучылар була алмый.
Кулланучылар мөнәсәбәтләрен (ягъни кулланучы, сатучы, хезмәт күрсәтүче арасындагы хокукларны һәм бурычларны, җаваплылыкны һ. б.) җайга салучы төп документ булып «кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы тора, ул кулланучыларның түбәндәге төп хокукларын билгели::
Куркынычсызлык хокукы
Товарның (эшнең) иминлеген тәэмин итмәү аркасында кулланучының гомеренә, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыян капланырга тиеш.
Сыйфатка хокук
Сатучы (башкаручы) сыйфаты килешүгә туры килә торган товарны кулланучыга тапшырырга (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тиеш.
Товарны үрнәк һәм (яисә) тасвирлама буенча сатканда, сатучы кулланучыга үрнәк һәм (яисә) тасвирламага туры килә торган товарны тапшырырга тиеш.
Мәгълүматка хокук
Җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирергә тиеш.
Суд яклавына хокук
Законның 17 маддәсе нигезендә кулланучылар хокукларын яклау суд тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Яр Чаллы территориаль органы
Татарстан Республикасы Дәүләт Алкоголь Инспекциясе