«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Масштаблы экологик-патриотик акциянең төп максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә ел саен 27 млн агач утырту. Акциянең символы - геройлар хөрмәтенә яшел һәйкәлләр барлыкка килү - буыннарның дәвамчанлыгы, Ватанны саклаучыларның батырлыкларын мәңгеләштерү, шулай ук илебезнең урман байлыкларын саклау һәм торгызу бурычларын хәл итә. Ел саен яшел һәйкәлләрне Россиянең барлык субъектларында, шулай ук чит илләрдә утырталар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында Кичке Таң авыл җирлеге территориясендә "ПОБЕДА" геоглифы утыртылды. "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ӘМР ның Кичкетаң урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Кичке Таң авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм “Кичкетаң” тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә 2 000 нарат үсентесе утырттылар.

Шулай ук Кичкетаң мәктәбе янында укучылар һәм укытучылар Җиңү аллеясын 80 нарат күләмендә утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International