Бүген, 25 апрельдә, Әгерҗе “Җиңү дипломы” халыкара тарихи акциясенә кушыла. Анда катнашучылар 25 биремне 45 минутта үтәргә тиеш. Диктант тематикасы күптөрле булачак һәм Татарстанга багышланган сорауларны да үз эченә алачак.
Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру, яшьләрдә патриотик тәрбия бирү һәм үсеп килүче яшь буында борынгы бабаларыбызның героик үткәнен тирән өйрәнүгә ихтыяҗны үстерү.
Әгерҗедә “Ровесник” үсмерләр клубы, 2нче һәм 3нче мәктәпләр акцияне үткәрү өчен мәйданчыклар булып тора. 11.15 дән 11.30 га кадәр бланкларны тутыру буенча инструктаж узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.