Бөек бәйрәм - Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан истәлек акциясендә катнаштылар.
Үз туганнарының фотосурәтләреннән - сугыш елларында Ватанны саклауга баскан кешеләрнең "хәтер диварын" ясаганнар.
"Хәтер дивары" акциясе безнең барыбыз өчен дә аерым әһәмияткә ия. Бу "Үлемсез полк" бөтенроссия акциясенең яңа форматларының берсе, бу безнең ил тарихына һәм аның өчен көрәшүчеләргә хөрмәт һәм дулкынланулы мөнәсәбәт билгесе. Бу безгә баш өстендә тыныч күк бүләк иткән кешеләргә мәңгелек рәхмәт символы.