2025 елның 25 апрелендә Үзәк китапханәдә “Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Библиосумерки-2025” акциясе узды. Акциянең шигаре: «Россиядә үз каһарманы истә калырлык гаилә юк».
Акциядә 3 нче мәктәптән 6А сыйныфы укучылары катнашты. Чараны ТР эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале җиңүчесе Гүзәирова Рината "Зәңгәр яулык" җыры белән ачты. Төп кунаклар булып сугыш балалары: ветеран педагог, республиканың атказанган мәктәпләр укытучысы Сибгатуллина Эльза Миңнеәхмәт кызы һәм педагог-психолог Абдуллина Дилә Һидиятовна булды. Хөрмәтле кунаклар балаларга сугыш вакытында авыр тормыш, җирдә яшәү өчен гомерләрен биргән әтиләре һәм бабалары турында сөйләделәр. Алар горурланып сөйләделәр һәм үзләренең кадерле туганнарын данлыклы итеп күрсәттеләр.