Кучуковода Бөек Ватан сугышы сугышчыларына һәйкәл ачтылар

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Бәйрәм көнендә Кучуково авылы буыннар хәтерендә мәңгегә калачак истәлекле вакыйганың шаһиты булды. Авылда тынычлык һәм азатлык өчен гомерләрен биргән Бөек Ватан сугышы сугышчыларына куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды.

Кучук авыл җирлегеннән фронтка 486 кеше киткән. Шуларның 302се туган якка кайтырга язмаган.

- Батыр авылдашларыбыз арасында фронтовик укытучылар да бар иде. Зөфәр Мохтасипов, Фоат Мөхәммәтов, Рифкать Батталов, Хәйдәр Юлаев исемнәре һәм аларның батырлыклары буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, - дип билгеләп үттеләр алып баручылар.

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, Кучук авыл җирлеге башлыгы Әлфирә Төхвәтуллина, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, һәлак булганнарның якыннары, авыл халкы, мәктәп укучылары, Велопробегта катнашучы йөзләгән кеше катнашты.

Һәйкәлне ачу авыр сынаулар елларында Ватанны саклаучы каһарманнарга тирән рәхмәт һәм хөрмәт символы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International