Әгерҗе районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаяновтан бүләкләр тапшыру дәвам итә.
Бүләкләрне тапшыру шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә башкарыла. Бүләкләрне 100 гә якын ветеран алачак.
Мондый очрашулар якташларыбызның батырлыгын искә төшереп кенә калмый, бәлки буыннар арасындагы элемтәне ныгыта, илебезнең героик үткәне турында истәлек саклый.