Октябрь 1 адресы буенча йортта яшәүчеләр шулай ук Җиңү көне символикасы белән фатир тәрәзәләрен бизәде.
Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен йортларның, учреждениеләрнең, сәүдә объектларының тәрәзәләрен 9 Майга багышланган наклейкалар белән бизәү дә җитә. Үзеңнекен уйлап табарга яки махсус эшләнгән трафаретлар банкыннан файдаланырга мөмкин, алар арасында канәфер, георгий тасмасы, "Ватан-ана" һәйкәле һәм башкалар.