Туган якның болыннарындагы үләннәр өстәп тәмле, хуш исле чәй хәрби хезмәткәрләрне җылытачак һәм аларга көч бирәчәк.
Күңел җылысын тапшыра алырлык аз нәрсә ул. Безнең чәй пакетиклары сугышчыларга өй турында, аларны сәламәт һәм исән-сау якын кешеләр көткәнен искә төшерсеннәр. Тәмле чәй балаларга яхшы кәеф һәм көч бирсен! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, биредә Сезне көтәләр. Ә без сугышчыларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, - диләр әгерҗелеләр.