Районда азык әзерләү техникасын тикшерү үткәрелде

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыров җитәкчелегендәге комиссия Әгерҗе районы хуҗалыкларында азык әзерләүдә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде.

Комиссия әгъзалары “Нәүрүз” ширкәтендә, Латыйповның “Нәүрүз” хуҗалыкларында, Сәхиповның “Салагыш”, Сәетовның “Сарсак-Омга” хуҗалыкларында эшләүне уңай бәяләделәр.

Төп игътибар азык әзерләү машиналарының техник торышына, транспорт чаралары йөртүчеләрнең әзерлегенә һәм аларны тәэмин итүгә, траншеяларның чисталыгына һәм төзеклегенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International