14 майда Әгерҗе районында терроризмга каршы комиссия карарын үтәү йөзеннән Әгерҗе шәһәренең төзелә торган объектларында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы чит ил гражданнарының булу-булмавын тикшерү үткәрелде.
Әгерҗе районы прокуроры урынбасары А.В. Поляков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Е.Р. Шадрина, Әгерҗе районы башлыгы ярдәмчесе - террорчылыкка каршы комиссия секретаре А.С. Халикова составындагы комиссия 3 объектны (МФЦ, китапханә һәм 4нче мәктәп) тикшерде.
Миграция законнарын бозуларны тикшерү барышында ачыкланмаган, эш бирүчеләр вәкилләренә миграция законнары таләпләре аңлатылган.