Яшьләр үзәгендә "Герой әтисе" күргәзмәсе ачылды. Анда Әгерҗе районында яшәүчеләрнең фоторәсемнәрен күрсәттеләр: Алмаз Нурмөхәммәтов - Нияз улы, Владимир Никитин - Данил улы, Марат Хәсәнов - Ильяс улы, Эдуард Васильев - Виктор улы, Николай Гугало - Сергей улы, Нәҗип Гыйззәтов - Марат уллары.
Татарстан районнарыннан барлыгы 50 портрет. Хәрәкәтле күргәзмә белән 26 майга кадәр танышырга мөмкин.
Күргәзмә геройлары - ул чын патриотларны тәрбияләгән аталар, шул исәптән, кызганычка каршы, үз тормышлары хисабына Россияне саклаганнарны. "Герой әтисе" проекты уллары махсус хәрби операциядә катнашкан ир-атларга багышланган.
Хәрәкәтле күргәзмәне оештыручылар - «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының ТР буенча филиалы, Татарстан «Әтиләр берлеге» һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары һәм гаиләләре берлеге» тора.