Җәйге чорда су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр дә очрый. Узган ел шәһәрнең түбәнге өлешендә халыкны өзлексез су белән тәэмин итү максатыннан Әгерҗедә ике су алу скважинасы төзелгән.
Район җитәкчелеге челтәрләрнең торышын даими контрольдә тота, шул исәптән авыл җирлекләрендә дә.
Искәртеп узабыз, Рәис Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коммуналь челтәрләрне яңарту буенча махсус программа башлап җибәрде. Шушы программа нәтиҗәсендә Бима, Крынд һәм Сахра авылларында су белән тәэмин итү челтәрләрен яңарту башланды. Крында авылында яңа скважина бораулана һәм урнаштырыла.
Эшләрне уздыруның мөһимлеген исәпкә алып, район башлыгы Ленар Нургаянов Су белән тәэмин итү челтәрен алга таба махсус оешмага хезмәт күрсәтүгә тапшыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.